«Әкияти ыгы-зыгы»: әдәби уен-сәяхәт (6+)

30 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Вильгельм Гауф әкиятләренең кабатланмас тылсымлы дөньясына кереп чумарга чакырды. Чара немец язучысының туган көне уңаеннан оештырылган «Штутгарт әкиятчесе» халыкара акциясе кысаларында уздырылды.

фон для фото 600
10ф. Литературная игра-путешествие «Сказочный переполох»
10ф. Смотрим мультфильм
10ф. Участники акции
10ф. КВ

Вильгельм Гауфның гаҗәеп әкиятләре – «Карлик Нос», «Калиф-аист», «Маленький Мук» – күпләребезгә кечкенәдән таныш. Бу әкиятләрдә бер генә буын балалары үсмәгән. 

Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар язучының кайда тууы һәм ничек яшәве, автор тудырган әкият тарихлары турында белде, бу әкиятләрдә геройларны гаҗәеп үзгәрешләр һәм кызыклы тылсымлы маҗаралар көтә. Сөйләү матур презентация, язучы әкиятләре буенча мультфильмнардан өзекләрне карау белән үрелеп барды. 

Чараның икенче өлеше язучы әкиятләре буенча квиз-уен формасында үтте. Квиз – ул викторинага алмашка килгән сорау-җавап уены. Балалар, бик теләп китапханәче сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтте. 

Бу чарадан соң балалар язучыны һәм аның искитмәле әкиятләрен хәтерләрендә калдырыр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: